Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Бөгелмә “Возрождение” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чара уздырылган. “Мамонтенок” клубы волонтерлары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм программасы һәркемнең күңеленә хуш килгән. Ата-аналар өчен юрист киңәшләре бирелгән.