Буаның «Гармония» комплекслы үзәгендә гражданнарга бушлай хокукый ярдәм күрсәтелгән

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан Буаның “Гармония” комплекслы үзәгендә адвокатлар коллегиясе  вәкилләре Р.Әхмәтҗанов, Р.Җаббаров, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Камалова катнашында балалы һәм социаль тәэмин итүгә мохтаҗ булган балалары булган гаиләләргә бушлай хокукый ярдәм күрсәтелгән.

9 гражданга белешмәләр бирелгән. Аларның берсе – инвалид баланың әнисе, бишесе – күп балалы ана, өчесе – балигъ булмаган балаларын ялгызы тәрбияләүче аналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International