Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган. Анда түбәндәге эш бирүчеләр катнашкан: “Шифа” ҖЧҖ һәм шәхси эшмәкәр Илдар Галиев. “Шифа” җәмгыяте 63 вакансия тәкъдим иткән. Ә Илдар Галиев исә пешекче, аш бүлмәсе хезмәткәре, администратор белгечлекләре буенча 6 эш урыны тарлыгын белдергән.
Ярминкәгә 67 кеше килгән, шуларның 22се эш урыннарына юллама алган.