Яр Чаллының "Солнышко" тернәкләндерү үзәге белгечләре Монтессори методикасын өйрәнгәннәр

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Яр Чаллы "Солнышко" тернәкләндерү үзәге белгечләре MOVE программасы, Монтессори педагогикасы кебек халыкара дәрәҗәдәге технологияләрне гамәлгә кертәләр. Мисал өчен, дефектолог Г.Рәсимбетова, Казанның медицина университетында балалар неврологиясе кафедрасында Монтессори-педагогика профессоры Й.Даткеда укып кайтканнан соң, уңай нәтиҗәләр белән бүлешергә, тәҗрибә уртаклашырга булган.
Бу максаттан "Солнышко" үзәгендә семинар уздырылган. Анда социаль адаптация педагоглары катнашкан. Дефектолог Мария Монтессориның тәрҗемәи хәле, аның педагогикасының максаты, бурычлары турында сөйләгән. Ул биргән видеодәресләрне күрсәткән. Семинарның гамәли өлешендә исә күнегүләр эшләргә өйрәткән.
Педагогла, бик  актив дискуссия алып барганнан соң,  бу технологияне үзәк эшчәнлегенә акрынлап кертә барырга дигән уртак карарга килгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International