Кичә “Асылташ” балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узган. Хезмәткәрләр балаларны “юридик хокуклылык” һәм “эшкә сәләтлелек” дигән төшенчәләр белән таныштырганнар, “Балалар хокулары турында” БДБ Конвенциясе турында сөйләгәннәр. Әдәби-хокукый уенда катнашып, балалар шуңа төшенгәннәр: һәрбер ситуациядә кеше үз гамәлләре өчен җаваплы булырга тиеш.