Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Чирмешән районы "Доброе сердце" үзәге белгечләре халыкка белешмәләр биргәннәр

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Чирмешән районы   "Доброе сердце" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында махсус чара уздырылган.  Чирмешән районы нотариусы Л.Фәсхетдинова балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча бушлай белешмәләр биргән. Нотариуска язылу алдан Титова урамы, 22 нче йорт адресы буенча урнашкан "Доброе сердце" үзәгендә алып барылган. 4 кеше кабул ителгән. Аларга балигъ булмаганнарны яшәү урыны буенча теркәү,  паспорт алу, инвалид баланы өй шартларында  укыту сораулары буенча белешмәләр бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International