Питрәч "Забота" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хәйрия акциясе уздырганнар

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Питрәчнең  "Забота" үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хәйрия акциясе уздырганнар. Акциядә шулай ук "Яңа буын"  волонтер отряды доброволецлары,  "SаMоSтоятельные дети" яшьләр хәрәкәте әгъзалары, 1 нче мәктәп укытучылары  да катнашкан. Акция барышында 5277 сумлык 2 тонна макулатура җыеп алынган. Аны саткан акчалар әлеге мәктәптә 4 нче сыйныфта  укучы Анастасия Серебрякова гаиләсенә тапшырылачак. 
Белгечләр билгеләгәнчә, табиблар Настяга куркыныч диагноз куйганнар. Кызда көчле лейкоз. Хәзерге вакытта ул Мәскәү клиникасында дәвалану уза. Настяга, аның гаиләсенә ярдәм күрсәтү максатыннан акцияне оештыручылар һәм укучылар аңа  видеохат юллаганнар, шулай ук  яхшы теләкләр язылган альбом әзерләгәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International