Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Лаеш районында урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрле мәгълүмати чаралар уздырылган.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен әңгәмәләр, интеллектуаль уенннар оештырылган. Ата-аналар һәм инвалид балаларның законлы вәкилләре өчен хокукый белешмәләр сәгате үткән. Шулай ук “Социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә законнар үзгәреше” дигән темага ата-аналар җыелышы да уздырылган.