Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан Түбән Кама “Веста” үзәгендә “Без һәм канун” дигән хокукый интеллектуаль уен узган. Анда 11-12 яшьлек 33 бала катнашкан.
Уенда балалар 4 командага бүленеп ярышкан. Йомгак ясап, белгечләр балалар үз хокукларын һәм бурычларын яхшы беләләр дигән нәтиҗәгә килгәннәр.