ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Яр Чаллыда урнашкан “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү психологлары һәм социаль хезмәткәрләр арасында “Социаль хезмәткәрнең һөнәри эшчәнлеге барышында аралашуы” темасына әңгәмә булып узган. 

Мамадыш районы “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гражданнарга юридик, консультация ярдәме күрсәтү максатыннан белешмәләр пункты эше оештырылган. 

Яр Чаллы “Доверие” комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә “Аталар союзы” республика иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлекчәсе җыелышы узган. Бу көнне союз рәисе Ю.Соленов агымдагы ел эшчәнлегенә йомгак ясаган. 


21
ноябрь, 2014 ел
җомга

Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.  Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады. 

Оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисади хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләрен тикшерүгә нигезләнгән социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында җәмгысе җиде министрлыктан килгән вәкилләр катнашты.  

Оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисади хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләрен тикшерүгә нигезләнгән социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында кабаттан “Мөслим” агрофирмасы”  ҖЧҖ эше каралды.

Татарстан башкаласында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәк оешмасы башлангычы белән күрү буенча инвалидлар арасында “Җиңү салюты” Русиякүләм фестиваленең зона этабын ачу тантанасы узды.
Кичә Норлат районының 1 нче мәктәбендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган түгәрәк өстәл узган. Биредә “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, прокуратура, эчке эшләр министрлыгы, опека һәм попечительлек органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия   вәкилләре катнашкан. 
“Асылташ” социаль тернәкләндерү үзәге психологлары “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында күп төрле чаралар уздырганнар. 
Кичә “Асылташ” балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International