Яр Чаллыда урнашкан “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү психологлары һәм социаль хезмәткәрләр арасында “Социаль хезмәткәрнең һөнәри эшчәнлеге барышында аралашуы” темасына әңгәмә булып узган.
Очрашуның максаты өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның психологик һәм этник проблемаларын белү, аларның физиологик үзгәрешләрен өйрәнүгә багышланган.
Психолог сүзләренә караганда, бу тема социаль хезмәтләр алучылар белән эшләү барышында бигрәк тә актуаль.
Чара ахырында халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүчеләрнең эмоциональ тотрыклылыгын белү өчен диагностика уздырылган.