Министрлыкта халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды

2014 елның 21 ноябре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.  Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

Утырыш Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов  җитәкчелегендә узды.

Утырышка Казан, Зәй шәһәрләре, шулай ук  Әгерҗе һәм Мөслим районнарында урнашкан бурычлы оешмаларның җитәкчеләре, алар белән бергә шушы муниципаль берәмлекләрдә тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча җирле ведомствоара комиссияләрнең рәисләре дә чакырылган иде.

Нәтиҗәләр ясап, шуны әйтергә була: барлык бурычлы предприятиеләр, бурычларын 1 нче декабрьгә түләп бетерү шарты белән  Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International