Татарстан башкаласында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәк оешмасы башлангычы белән күрү буенча инвалидлар арасында “Җиңү салюты” Русиякүләм фестиваленең зона этабын ачу тантанасы узды. Әлеге масштаблы чарада РФнең 8 төбәгеннән, Йошкар-Ола, Самара, Киров, Ульяновск, Пенза, Чебоксар, Казаннан коллективлар катнашты.
Зона этабында барлыгы 200дән артык үзешчән артист чыгыш ясады. Фестиваль 4 номинация буенча үтте. Музыка сәнгате өлкәсендә академик хорлар, халык җырлары хорлары, халык инструментлары һәм ансамбльләре оркестрлары, тынлы оркестр, рок һәм ВИА-төркемнәр, инструментчылар, халык, академия һәм эстрада жанрында иҗат итүче ансамбльләр, вокалчылар чыгыш ясады.