Норлат районы “Гармония” үзәге белгечләре Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан түгәрәк өстәл уздырганнар

2014 елның 21 ноябре, җомга

Кичә Норлат районының 1 нче мәктәбендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган түгәрәк өстәл узган. Биредә “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, прокуратура, эчке эшләр министрлыгы, опека һәм попечительлек органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия   вәкилләре катнашкан. Мәктәп укучыларында  әлеге чарага карата кызыксыну уянган. Алар әлеге балалар хокукы, гаиләне яклау проблемасына  карата үз карашларын белдергәннәр. Белгечләргә сораулар яудырганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International