Мамадыш районы “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гражданнарга юридик, консультация ярдәме күрсәтү максатыннан белешмәләр пункты эше оештырылган. Бу көнне балаларның хокукын яклау, ата-ана-бала проблемалары турында сүз барган.
Балаларга һәм аларның әти-әниләренә үзәк белгечләре генә түгел, район нотариусы, психолог, юрист та белешмәләр биргән.
Ата-аналарга алимент алу, пенсия формалаштыру, инвалидлык алу, балаларны сәламәтләндерү кебек сорауларга җаваплар биргән.