Яр Чаллыда “Аталар союзы” иҗтимагый ошмасы комитеты җыелышы узган

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллы “Доверие” комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә “Аталар союзы” республика иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлекчәсе җыелышы узган. Бу көнне союз рәисе Ю.Соленов агымдагы ел эшчәнлегенә йомгак ясаган.

Җыелышта “Доверие” үзәге директоры урынбасары  Г.Галләмова яңа елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк 442 нче федераль закон һәм ул алып киләчәк үзгәрешләр турында сөйләгән.

Чара ахырында икенче елга эш планы билгеләнгән, бурычлар куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International