Оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисади хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләрен тикшерүгә нигезләнгән социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында кабаттан “Мөслим” агрофирмасы” ҖЧҖ эше каралды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Координация советының элегрәк узган утырышларында әлеге предприятие директоры РФ хезмәт законнарын бозу очракларын төзәтү турында бер генә тапкыр сүз бирмәде инде. Әмма ситуация һаман да шул көе кала бирә. Әлеге бурычлы предприятие буенча хәл турында сөйләшеп, утырышта катнашучылар бу предприятие эшен Федераль салым хезмәтенә юлларга дигән карар кабул иттеләр. Ә анда исә бу оешманың бурычларга түләргә хәле җитмәү процедурасын карарга җыеналар.
Шулай ук КамГэсСтрой” ҖЧҖ материаллары да Федераль салым хезмәтенә юлланачак.