“Асылташ” социаль тернәкләндерү үзәге психологлары “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында күп төрле чаралар уздырганнар. Алар арасында саф һавада спорт уеннары, әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, шулай ук фикер алышу белән бергән видеосюжетлар карау да булган. Аларның барысы да наркотикларга каршы тәрбия дәрәҗәсен күтәрү, психоактив матдәләр куллануны кисәтү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. Ул чаралар барышында балаларга наркотикларның зыяны турында тәфсилле, тулы мәгълүмат җиткерелгән.