ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Әниләр көне уңаеннан Буа районы Мәдәният сараенда бәйрәм чарасы булып узган. Бирегә районның барлык күп балалы аналары, асрамага бала алган гаиләләр чакырылган. Кунакларны  "Гармония" комплекслы үзәге каршында эшләп килүче "Подросток" клубы волонтерлары каршы алган. 
Яр Чаллы "Солнышко" үзәгендә психолог Г.Сәлиманова җитәкчелегендә "Конфликтлар, аларны чишү юллары" дигән темага семинар уздырылган. 

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Әниләр көненә багышланган “Әниемә чәчәк бәйләме” дигән республика акциясе узачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә  әзерлек кысаларында бу елны тантаның кунаклары аналар -  Бөек Ватан сугышында ирләре үлгән тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре булачак. 

Менделеевск районындагы "Кама таңнары" приютында "Дөнья матур, аны күр" дигән проектны тормышка ашыру дәвам итә.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында республика законының 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.

Статистик мәгълүматларга караганда, 25 нче ноябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14632 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 180 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% тәшкил итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 19 нчы ноябрьдән алып 25 нче ноябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 120 кеше  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 103 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Бүген Химиклар исемендәге мәдәният сараенда шәһәрнең 61 предприятиесе катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган.

28 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы  ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасы  республика Советы Пленумы узачак. Чараның рәсми өлеше алдыннан концерт программасы көтелә. Анда “Балкыш” ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак. Республиканың ветеран оешмалары торышы турында фильм да күрсәтеләчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт советының дүртенче утырышы булып узды. Президиум тарафыннан парламентарийлар хозурына тәкъдим ителгән  сораулар арасында  “27-5 номерлы “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым сорауларны тәртипкә салу турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында”  да сорау   бар иде. Әлеге закон проекты депутатлар тарафыннан икенче һәм өченче укылышта каралды һәм  кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International