Статистик мәгълүматларга караганда, 25 нче ноябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14632 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 180 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 42751 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2256 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 916 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 517 се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 58 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 14 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.