Бүген ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында республика законының 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, әлеге закон проекты эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү максатында эшләнгән. “Озак вакытлы яллар эш ритмы югалу, производство күләмнәре кимү, хезмәткә түләүгә чыгымнар артуга китерә. Хезмәт җитештерүчәнлегенә тискәре йогынты ясый, икътисадның үсеш темплары кимүнең бер факторы булып тора”.
Хәзерге вакытта Татарстанда федераль күләмдәге 14 бәйрәм көне бар. Тагын 4 өстәмә ял көне каралган: Республика көне — 30 август; Татарстан Конституциясе көне — 6 ноябрь; Ураза бәйрәме; Корбан бәйрәме.
“Күрсәтелгән үзгәрешләр Татарстандагы гражданнарның РФ гражданнары белән чагыштырганда гомуми ял көннәрен киметмәячәк”, - дип ассызыклады Эльмира Зарипова.