Бүген 27-5 номерлы “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым сорауларны тәртипкә салу турында” Татарстан Республикасы законы проектының икенче укылышы булды

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт советының дүртенче утырышы булып узды. Президиум тарафыннан парламентарийлар хозурына тәкъдим ителгән  сораулар арасында  “27-5 номерлы “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым сорауларны тәртипкә салу турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында”  да сорау   бар иде.  Әлеге закон проекты депутатлар тарафыннан икенче һәм өченче укылышта каралды һәм  кабул ителде.

Беренче укылыш Татарстан Республикасы Дәүләт советында 30 нчы октябрьдә булып узган иде.

Билгеләп үтик, әлеге закон 2013 нче елның 28 декабреннән 442 нче “Россия Федерациясендә  гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” Федераль законга нигезләнеп кабул ителде. Ул закон исә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа нигез төшенчәләр кертә, социаль хезмәт күрсәтүнең яңа оештыру нигезләрен, әлеге өлкәдә РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарының  вәкаләтләрен билгели.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International