Яр Чаллы "Солнышко" үзәге белгечләре конфликтларны чишәргә өйрәнде

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Яр Чаллы "Солнышко" үзәгендә психолог Г.Сәлиманова җитәкчелегендә "Конфликтлар, аларны чишү юллары" дигән темага семинар уздырылган. Аның сүзләренә караганда, үзенең эшендә үзәк клиентка, аның мәнфәгатьләренә йөз тота, ә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты күп кенә вакытларда  үзәк хезмәткәрләренең  физик һәм психик халәтеннән тора. Шуңа күрә конфликтларны чишәргә өйрәнү аеруча мөһим. 
Семинар теоретик кына түгел, гамәли дә булган. 
Хезмәткәрләр командаларга бүленеп,  тормыштагы төрле конфликтлы ситуацияләрне чишәргә өйрәнгәннәр. Мондый тренинг формасындагы эш башкалар белән  үзара элемтә булдырырга, хисләрне контрольләргә өйрәтә, ди психолог.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International