ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 19 нчы ноябрьдән алып 25 нче ноябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 120 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 103 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф өлкәсе – 73, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 57, төзелеш – 55, транспорт һәм элемтә – 47, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 45, икътисад эшчәнлеге – 41, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 35, сәламәтлек саклау – 26, дәүләт идарәсе – 26, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 14, файдалы казылмалар табу – 14, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 12. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.