"Кама таңнары" приюты балалары өчен иҗади чара уздырганнар

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Менделеевск районындагы "Кама таңнары" приютында "Дөнья матур, аны күр" дигән проектны тормышка ашыру дәвам итә. Педагоглар  балалар белән аларның социальләшүе, сенсор үсеше, иҗади яктан камиләшүе буенча системалы рәвештә эш алып баралар. Бу уңайдан күптән түгел тагын бер дәрес үткәрелгән. Туган як темасына багышланган әлеге чарада  мәктәпкәчә яшьтәге балалар  аппликацияләр эшләгәннәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International