Буа районының күп балалалы әниләре өчен бәйрәм чарасы уздырганнар

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Әниләр көне уңаеннан Буа районы Мәдәният сараенда бәйрәм чарасы булып узган. Бирегә районның барлык күп балалы аналары, асрамага бала алган гаиләләр чакырылган. 
Кунакларны  "Гармония" комплекслы үзәге каршында эшләп килүче "Подросток" клубы волонтерлары каршы алган. Фойеда балалар ясаган эшләнмәләр күргәзмәсе узган, монда аларны сатып алырга да мөмкин булган.
Бәйрәм район башкарма комитет башлыгы С.Даутов котлавыннан башланып киткән. Ул каһарман-әниләргә, балалары хезмәт вазыйфаларын үтәгән чакта, Әфган, Чечня  сугышы вакытында  үлгән аналарга акчалата премияләр тапшырган. Өч һәм аннан артык бала үстерүче гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелгән. 
Аналар өчен бәйрәм концерты да оештырылган.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International