Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Әниләр көненә багышланган “Әниемә чәчәк бәйләме” дигән республика акциясе узачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында бу елны тантаның кунаклары аналар - Бөек Ватан сугышында ирләре үлгән тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре булачак.
Бәйрәм чарасы алдыннан театр бинасы фойесында тематик күргәзмә эшләячәк. Алар барысы да чатыр формасында булып, “Ана-хуҗабикә”, “Ана һәм бишек”, “Ана-хикәятче”, “Ана - кул эшләре остасы”, “Ана-каһарман” дигән темаларга багышлана. Чарага килгән кунаклар аларга кереп, балалар бүлмәсе, авыл йорты инсталляцияләрен, басуда эшләүче хатын-кызның ял вакыты күренешләрен күзәтә алачак. Аннан тыш, бутоньеркалар, талдан үргән эшләнмәләр, саклаучы курчаклар ясау буенча мастер-класслар да эшләп торачак.
Бәйрәм тантанасы күренекле артистлар, балаларның хореография ансамбльләре, коллективлары катнашында матур, зур концерт белән үрелеп барачак.