28 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасы республика Советы Пленумы узачак. Чараның рәсми өлеше алдыннан концерт программасы көтелә. Анда “Балкыш” ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак. Республиканың ветеран оешмалары торышы турында фильм да күрсәтеләчәк.
Пленумда Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасы советы рәисе Хәбир Иштиряков доклады, шулай ук “Пенсионерларның актив озын гомерлелеген тәэмин итүдә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының роле” дигән темага доклад белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың чыгышы көтелә.
Пленар өлештән соң өч секциядә эш көтелә: “Пенсионерларның актив озын гомерлелеген социаль һәм медицина ягыннан тәэмин итү”, “Пенсинерлар ялының төрле формаларын оештыру”, “Ветеран оешмаларының яшьләргә рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирүдә роле”.
Пленум 28 ноябрь көнне сәгать 11 дә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтә.