ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Чарага килүчеләр үзләренә эш урыннарын 20926 вакансия арасыннан эзли алган. 59 предприятие тарафыннан 3000 вакансия, шул исәптән мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 329 вакансия тәкъдим ителгән. 

Зәйнең “Радость” комплекслы үзәге чираттагы тапкыр шәрәфле кунакларны кабул иткән. Бу юлы социаль  тернәкләндерү үзәгендә “Ватаным Татарстан”  газетасы  корреспондентлары өчен ишекләрне ачканнар. 
Казанда “2014 нче елда  Татарстан Республикасының  сыйфат буенча  иң яхшы менеджеры” конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узган.  

Кичә Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “БИНК” үзәге белән берлектә хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр буенча семинар-киңәшмә узган. Әлеге чарада төрле эшчәнлек тармакларына  караучы 230 лап предприятие вәкиле катнашкан.

Инвалидлар декадасы кысаларында Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештырганнар. 

Лениногорскиның 1 нче көллиятендә урнашкан  музейда “Исток-Башлангыч” комплекслы үзәге белгечләре Ватан Герое көненә багышланган чара уздырганнар. Биредә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 24 балигъ булмаган бала катнашкан.

“Ватан Геройларына ихтирам” – шундый исемдәге патритотик темага багышланган чара күптән түгел  “Кама таңнары”  приютында булып узган. Бу көнне балалар Изге Георгий Победоносец ордены, әлеге бәйрәм килеп чыгу тарихы турында тыңлаганнар.

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә районы “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле гражданнар  катнашында чара уздырганнар. Бу кешеләр  барысы да “Поддержка” клубы әгъзалары. 

Яр Чаллы “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә. Мәдәният, мәгариф, шәһәрнең иминият оешмалары белән ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырылган. 
Инвалидлар декадасы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына бәйрәм программасы белән  “Маски”  иҗат коллективы килгән. Балалар җитәкчеләре Светлана Тренина башлангычы астында “Мәрхәмәтлелек юлы” дигән музыкаль программа әзерләгәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International