Казанда “2014 нче елда Татарстан Республикасының сыйфат буенча иң яхшы менеджеры” конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узган. Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Элеонора Серебрякова әлеге конкурста җиңүчеләрнең берсе дип танылган. Ул “Татарстан Республикасында товарлар һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүдә уңышлар өчен” Мактау кәгазе белән бүләкләнгән.