Кичә Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “БИНК” үзәге белән берлектә хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр буенча семинар-киңәшмә узган. Әлеге чарада төрле эшчәнлек тармакларына караучы 230 лап предприятие вәкиле катнашкан.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасында хезмәткә түләү өлкәсендәге ситуация, РФ Хезмәт Кодексына кертелгән үзгәрешләр, хезмәт инспекциясе тарафыннан табылган хокук бозулар, хезмәт базарындагы ситуация һ.б. турында сөйләшү булып узган.
Семинарда катнашучыларда күп кенә сораулар туган. Аларның һәрберсенә тәфсилле җаваплар бирелгән.