“Исток-Башлангыч” комплекслы үзәге белгечләре Ватан Герое көненә багышланган чара уздырганнар

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Лениногорскиның 1 нче көллиятендә урнашкан  музейда “Исток-Башлангыч” комплекслы үзәге белгечләре Ватан Герое көненә багышланган чара уздырганнар. Биредә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 24 балигъ булмаган бала катнашкан.

Бу чараның максатлары Ватан тарихы белән таныштыру, яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү, Туган якка карата мәхәббәт хисен үстерүдән гыйбарәт булган.

 Белгеч балаларны тарихи вакыйгалар  белән таныштырган, хәзерге кешеләрнең узган буыннан алдында түләп бетергесез бурычлы икәненә басым ясаган. Шунлыктан, Ватан Герое көнен бәйрәм итүнең дә бик әһәмиятле икәнлеген ассызыклаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International