“Ватан Геройларына ихтирам” – шундый исемдәге патритотик темага багышланган чара күптән түгел “Кама таңнары” приютында булып узган. Бу көнне балалар Изге Георгий Победоносец ордены, әлеге бәйрәм килеп чыгу тарихы турында тыңлаганнар.
Тәрбиячеләр Р.Фирстова һәм А.Галиев балаларга Ватан Герофлары. аларның замандашлары турында да сөйләгән.
Чара ахырында балаларны Геройлар Аллеясына экскурсиягә алып барганнар. Биредә алар үз якларында туып үскән геройларның монументларына чәчәкләр салганнар.