Инвалидлар декадасы кысаларында Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештырганнар. Күңелле конкурслар, тәм-томнар, фигуристларның чыгышлары әлеге чараны тагында кызыклы һәм күңелле иткән.