Зәйнең “Радость” комплекслы үзәгенә “дүртенче хакимият” вәкилләре килгән

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Зәйнең “Радость” комплекслы үзәге чираттагы тапкыр шәрәфле кунакларны кабул иткән. Бу юлы социаль  тернәкләндерү үзәгендә “Ватаным Татарстан”  газетасы  корреспондентлары өчен ишекләрне ачканнар. Республиканың әлеге  периодик басмасы вәкилләре үзәкнең  мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү өлкәсендә  алыр барган эше белән танышырга теләк белдергән.

Кунакларны социаль яклау бүлеге башлыгы Элмира Хуҗина каршы алган.  Ул бинаны күрсәткән, теге яки бу җиһазның нигә кирәк булуын аңлаткан.  Корреспондентлар  тернәкләнү үхезмәтләре алучылар белән дә аралашканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International