Бөгелмә “Радуга” комплекслы үзәгендә “Поддержка” клубы әгъзалары өчен чара уздырганнар

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә районы “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле гражданнар  катнашында чара уздырганнар. Бу кешеләр  барысы да “Поддержка” клубы әгъзалары. 

Очрашуда физик мөмкинлекләре чикле, сәламәтлекләрендә тайпылышлары булган кешеләр турында сөйләшү булып узган. Алар, ничек кенә авыр булуга карамастан,  спорт, фән, сәнгать, эшмәкәрлек өлкәләрендә зур уңышларга ирешә алганнар.

Катнашучылар шулай ук аерым кешеләр турында кызыклы фильмнар да карап,  алар буенча фикер алышканнар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International