“Маски” иҗат коллективы Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына килгән

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына бәйрәм программасы белән  “Маски”  иҗат коллективы килгән. Балалар җитәкчеләре Светлана Тренина башлангычы астында “Мәрхәмәтлелек юлы” дигән музыкаль программа әзерләгәннәр. Катнашучылар җырлар, биюләр, инсценировкалар белән коллективта дустанә яшәргә кирәк дигән уйны җиткерә алганнар.

Белгечләр билгеләвенчә, мондый очрашулар балаларга бер-бере белән ихтирамлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International