ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Министрлар Кабинетында 2014 нче ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәте премияләрен алу өчен   “Сыйфат өчен” 10 нчы республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. 
"Өйдә бәйрәм" проектын тормышка ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  Алабуганың "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре  яңа ел тамашасы оештырганнар. 
Тукай районы Сәмәкәй гомуми урта белем мәктәбендә узган ата-аналар җыелышында лекция һәм видеоматериаллар белән "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы да чыгыш ясаган. 
Буа драма театрында мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңелле Яңа ел тамашасы уздырылган. 
Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Усад авылы мәктәбендә узган ата-аналар җыелышында чыгыш ясаган. 
Шушы көннәрдә  Казанда ТР Хөкүмәте премияләрен алу өчен  "Сыйфат өчен" дигән 10 нчы республика конкурсы лауреат һәм дипломантларын  бүләкләү тантанасы узды. 
Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Һөнәргә кереш" дигән программа буенча укыган 8 нче сыйныф укучыларына сертификатлар тапшырылган. Әлеге проект "2014-2020 нче елларга халыкның мәшгульлегенә булышлык итү" дәүләт программасы буенча тормышка ашырылган. 
Бүген Чирмешән районы Мәдәният йортында  "Доброе сердце"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы узган. 
Чистайның "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Боз периоды яки гигант Яңа ел" дигән тамаша әзерләгәннәр. 

26
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Татарстанның иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашуы булып узды. Җылы, дустанә атмосферада, чәй өстәле артында узган әлеге очрашу 2014 нче елгы эшкә нәтиҗәләр ясау һәм киләсе елга планнар һәм бурычларга багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International