Буа районында мөмкинлекләре чикле балаларга Яңа ел әкияте бүләк иткәннәр

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Буа драма театрында мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңелле Яңа ел тамашасы уздырылган. Бәйрәм Буа районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Садретдинованың котлавыннан башланып киткән. Бу көнне балалар алдында "Теремок" әкиятен куйганнар. Катнашучылар барысы да әкият мохитенә чумып, җырлар-биюләрдә катнашканнар. Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, бүләкләр алганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International