Чирмешән районында балаларга Яңа ел бәйрәме уздырганнар

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Бүген Чирмешән районы Мәдәният йортында  "Доброе сердце"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы узган. Әкияти тамашага социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылган. Шулай ук биредә Украинадан килгән балалар, мөмкинлекләре чикле балалар да булган. 
"Доброе сердце" үзәге белгечләре конкурс, уеннар оештырганнар.
Чара ахырында бүләкләр тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International