Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре икътисад, идарә һәм хокук институты волонтерлары белән бергә “Кыш бабай сиңа килә” дигән акция уздырганнар. Бу акция кысаларында Кыш бабай һәм Кар кызы мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләнә торган гаиләләргә барганнар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 22 нче декабрьдән 36 нчы дәкабрьгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 2 авыр, 4 үлем белән тәмамланган һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Бүген министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре катнашты.