Мәктәп укучыларына "Һөнәргә кереш" дигән программа буенча сертификатлар тапшырылган

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Һөнәргә кереш" дигән программа буенча укыган 8 нче сыйныф укучыларына сертификатлар тапшырылган. Әлеге проект "2014-2020 нче елларга халыкның мәшгульлегенә булышлык итү" дәүләт программасы буенча тормышка ашырылган. 
4 ай элек тест нәтиҗәләре буенча 35 укучы сайлап алынган булган. Шушы вакыт эчендә алар Алабуга политехник көллиятендә шөгыльләнгәннәр, эшче һөнәрләр белән танышканнар.
Оештыручылар билгеләгәнчә, дәрес нәтиҗәләре буенча балаларда һөнәри хезмәт кыйммәте, һөнәрнең шәхескә карата булган таләпләре буенча төшенчәләр формалашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International