Алабуганың "Доверие" үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучыларга яңа ел чаралары уздырганнар

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
"Өйдә бәйрәм" проектын тормышка ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  Алабуганың "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре  яңа ел тамашасы оештырганнар. Үзәкнең күчмә бригадасы районның ике авылына чыгып, анда яшәүче өлкәннәрнед өендә бәйрәм уздырып килгәннәр. Кыш бабай, кар кызы, аның әкияти дуслары килү беркемне дә битараф калдырмаган. 
Өлкәннәр үзләре дә бәйрәмдә катнашкан. 103 яшьлек әби шигырь сөйләгән. Һәркемгә Кыш бабае бүләге өләшенгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International