ТР Министрлар Кабинетында 2014 нче ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәте премияләрен алу өчен “Сыйфат өчен” 10 нчы республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурсның җиңүчеләре арасында Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә бар. Учреждение эшчәнлеген оештыру сыйфаты буенча югары күрсәткечләр өчен үзәк хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә тир түгүче, хезмәткәрләр саны 250 кешедән дә артык булмаган предприятие һәм оешмалар арасында конкурс советы дипломы белән бүләкләнгән.