Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләре балигъ булмаганнар арасында суицид очраклары турында сөйләгәннәр

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Тукай районы Сәмәкәй гомуми урта белем мәктәбендә узган ата-аналар җыелышында лекция һәм видеоматериаллар белән "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы да чыгыш ясаган. Ул балигъ булмаганнар арасында суицид очраклары, гаиләдә балаларга карата мәрхәмәтсез караш, психологик көчләү очракларын кисәтү турында сөйләгән.  Балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары ешаеп китү сәбәпле,  ата-аналарга балалары белән дөрес аралашырга, куркыныч очракларны булдырмаска тырышырга дигән киңәшләр бирелгән. 
Шулай ук  ышаныч телефоннары, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, "Шәфкать" үзәге телефоннары язылган буклетлар таратылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International