Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Татарстанның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

2014 елның 26 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Татарстанның иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашуы булып узды. Әлеге чарага “Татарстан Геройлары” иҗтимагый хәйрия оешмасы җитәкчесе Илдус Мостюков; Республиканың “Татарстан Республикасы ветераннар союзы”  ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев; ТР ветераннар (пенсионерлар)  иҗтимагый оешмалары Республика советы рәисе Хәбир Иштиряков;  Татарстан Республикасы буенча “Россиянең пенсионерлар союзы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Любовь Мишина; Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы рәисе Рифат Ганибаев; Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин; инвалидлар – фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары иҗтимагый оешмасы  рәисе Рәхилә Абдуллина; Казанның “Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы герой-шәһәр Ленинградта яшәүчеләр” шәһәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Антонина Рухлова; ТР сәяси репрессияләр корбаннары – пенсионерлар һәм инвалидлар иҗтимагый-гуманитар оешмасы рәисе Инна Шевченко чакырылган иде.

Җылы, дустанә атмосферада, чәй өстәле артында узган әлеге очрашу 2014 нче елгы эшкә нәтиҗәләр ясау һәм киләсе елга планнар һәм бурычларга багышланды. Әлеге бурычлар арасында иң мөһиме – Бөек Ватан сугыгышнда Җиңүнең 70 еллыгын тиешле дәрәҗәдә бәйрәм итү. Һәрбер иҗтимагый оешма җитәкчесе бу уңайдан бер генә ветеран, тыл хезмәтчәне дә онытылмасын иде дигән теләк белдерде.

Очрашу ахырында министр Эльмира Зарипова барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итте. Сәламәтлек, иминлек,  теләкләрнең чынга ашуын теләп калды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International