ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
3 нче марттан алып 11 нче мартка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Казанның Мәскәү районы  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәләр.
Кичә Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә 8 нче мартка бүләкләр ясау буенча мастер-класс узган.
 Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 12 нче мартта эш бирүче көне уздырачаклар.  Бу көнне "Тандер" ЯАҖ - "Магнит" гипермаркеты  вакансияләр тәкъдим итәчәк. 
"Йортка бәйрәм" проекты кысаларында Алабуганың "Ышаныч" үзәге белгечләре үзәк карамагындагы ветераннар өчен аларның өйләренә килеп очрашу  уздырганнар.
Алабуганың "Доверие"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның гаиләләренә социаль хезмәтләр күрсәтүче белгечләр өчен укулар үткәрелде.
Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә янгын эвакуациясе буенча укулар узган.
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.  Әлеге чарада шәһәрнең 5 предприятие һәм оешмасы катнашкан.

Яңа № 442 закон мөмкинлекләре  чикләнгән  балалар белән эшләүне максат итеп куя. Бу  проблема бүгенгесе көнне гадәттән тыш актуаль.

Шушы көннәрдә Яшел Үзәнннең "Родник" үзәгендә  белгечләр арасында эмоциональ яну синдромын кисәтү буенча чара уздырганнар.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Бумажник"  балалар иҗат йорты вәкиле Минзәләнең "Умырзая"  тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен  мастер-класс уздырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International