Әлмәт районының 5 предприятиесе һәм оешмасы эшсезләргә эш урыннары тәкъдим иткән

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.  Әлеге чарада шәһәрнең 5 предприятие һәм оешмасы катнашкан.
Ярминкәгә килүчеләргә 119 вакансия тәкъдим ителгән.
Чарага 127 кеше килгән, 20 кеше курсларда укырга теләк белдергән, 20 кеше һөнәри юнәлешләрен белүгә тест узган. 5 кешегә булачак эш урынына юлламалар тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International