Министрлык вәкилләре Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерәчәк

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
3 нче марттан алып 11 нче мартка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Казанның Мәскәү районы  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәләр.
Әлеге тикшерү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Киров районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәген планлы тикшерү турында" дигән боерыгы нигезендә башкарыла һәм үзәкнең расланган  дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкару-башкармавын белү максатларыннан чыгып үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International