Алабуганың "Ышаныч" үзәге карамагындагы ветераннар өчен чара уздырганнар

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
"Йортка бәйрәм" проекты кысаларында Алабуганың "Ышаныч" үзәге белгечләре үзәк карамагындагы ветераннар өчен аларның өйләренә килеп очрашу  уздырганнар. Өлкән яшьтә булу сәбәпле, күп ветераннар инде өйләреннән чыгып йөри алмый. Шуңа күрә аларның өйләренә килү алар өчен үзе зур шатлык. Чәй өстәле артында барган 3 сәгать аралашу, фотоальбомнар карап, истәлекләрне барлап алу һәркемнең күңеленә бик хуш килгән.
Ветераннар "Доверие" белгечләренә зур рәхмәт җиткергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International